Керәшен авыллары тег белән яңалыклар
-
Яңа елга иң матур бизәлгән керәшен авылларының исемлеге билгеле булды
Татарстан республикасының муниципаль берәмлекләре һәм авыл җирлекләре арасында узган иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлеш буенча республика бәйгесе игьлан ителгән иде.
-
КАМА ЕЛГАСЫН КИЧЕП
Түбән Камадан көньяк-көнбатышка таба 40 чакрымда, Кама Аланына илтә торган юл буенда Нариман авылы урнашкан. Аның тарихы чагыштырмача зур түгел - тугыз дистә елга да тулмаган. Шулай булса да, нариманлыларның башкаларга үрнәк итеп куярлык үз йөзләре, күркәм эшләре, гыйбрәт алырлык үткәннәре бар.
-
Албай чиркәвендә хуҗа бар
Соңгы елларда керәшен авылларында шактый санда яңа чиркәүләр төзелде, искеләре төзекләндерелеп халыкка тапшырылды. Бу яктан Мамадыш районы башкаларга үрнәк булырлык. Монда элекке приходларның байтагы яңадан эшли башлады. Дөрес, керәшен священниклары җитмәү аркасында, аларның күбесендә службалар бәйрәм көннәрдә генә алып барыла. Ә атна арасында чиркәүне авылның иманлы әбиләре ачып-ябып, сораган кешеләргә...
-
Авылга ямь кертүчеләр
Тукай районындагы "Касакин" крестьян-фермер хуҗалыгында берничә пар Җәйләү кешесе эшли. Хуҗалык җитәкчесе, үзенә каядыр китәргә кирәк булса, эшләрен шуларга калдырып, тыныч күңел белән китә ала. Шундый ышанычлы парларның берсе - Артемьевлар семьясы.
-
Мәктәпме, юлмы?
Әле генә җәйләр җитеп, укучылар ялга таралышкан иде. Инде менә әти-әни тагын мәш килеп, кибет, базар тирәләрендә балаларына мәктәп кирәк-яраклары ала. Димәк, тагын яңа уку елы якынлаша. Җәйге газеталарны актарганда, еш кына күзгә мәктәп хәлләре, ябылучы мәктәпләр турында язылган язмалар очрап торса да, авылларның йөрәге булган белем учакларының ябылуын әле...