Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Желатинны төрле ризыкка өстәп, өйдә колбаса да ясарга була

Желатинны дөрес кулланыгыз.

Желатинны бүрттерер алдыннан савытны салкын су белән чайкагыз. Шулай эшләгәндә желатин савыт төбенә ябышмас. Шуннан соң бер өлеш желатинга алты өлеш кайнаган салкын су салыгыз. Суга желатинны сала күрмәгез, ул очракта төерләр барлыкка килә. 30-40 минуттан желатин бүртә, аны кулланырг абула.

Желатинны кайнатырга ярамый, кайнатсаң, үзлеген югалта.

Желатинны паштетларга, суфлега һәм желега кушалар.

Тавык итенә желатин һәм тәмләткечләр салып, тәмле колбаса ясарга да була.

Аның өчен түбәндәгеләр кирәк:

тавык ите – 500 грамм;

киптерелгән сарымсак – 0,5 чәй калагы;

паприка – 0,5 чәй калагы;

кориандр, тоз, кара борыч – чама белән;

желатин – 10 грамм.

 

Тавык итен вак итеп турап, сарымсак, кориандр, тоз, борыч, паприка салабыз. Желатин өстибез һәм әйбәтләп болгатабыз. Газ пичендә ризык пешерү өчен кулланыла торган махсус “рукав”ка салып, колбаса рәвешенә китереп, яхшылап төрәбез. Шуннан соң, тагын бер кат фольгага төреп, табага салабыз. Табага бераз су өстибез. 180 градус эсселектәге газ пичендә 60 минут пешерәбез. Табадан алып суытабыз һәм 5 сәгатькә суыткычка куябыз.

Газ пиче булмаган очракта, колбасаны плитә өстендә дә пешерергә була. Азык әзерләү өчен кулланыла торган махсус пленкага колбасаны кат-кат урап, ике башыннан да ныгытып җеп белән бәйлибез. Кәстрүлдәге кайнап торган суга салып, 2-2,5 сәгать дәвамында сүрән утта пешерәбез.

Өйдә колбаса әзерләгәндә үзегез теләгән тәмләткечләр, сыр һ.б. кушарга да була.

Фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев