Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Йортка мәхәббәт, гаилә гармониясе һәм бәхет алып килүче гөлләр

Гөлләр үстерәбез

1. Спатифиллум ("хатын-кыз бәхете" буларак та билгеле). Бу үсемлекне өйгә алып кайтып, ялгыз кешеләр, һичшиксез, үзләренең парларын табачаклар. Бала турында уйлаучы яшь парларга да әлеге гөл киңәш ителә. "Хатын-кыз бәхете" һәрвакыт өйгә үзара аңлашу һәм мәхәббәт китерә.
2. Миләүшә (Фиалка). Бу чәчәк үсә торган йортта ызгыш-талаш азрак була. Шулай ук күпләр бу чәчәкне мәңгелек мәхәббәт символы дип тә саныйлар.
3. Гибискус яки Кытай розасы. Әлеге гөлнең йортта барлыкка килүне тиздән кайнар мәхәббәт уты кабынып китүгә юрыйлар.
4. Хойя. Гаилә бәхетенә иң уңай йогынтыны йокы бүлмәсендә үскән очракта ясаячак.
5. Мирт. Бу үсемлек Сезнең никахыгызны уңышлы итәргә ярдәм итәчәк, ә зур стажлы гаиләгә тынычлык һәм бәхет алып киләчәк. Күп кенә илләрдә бу Үсемлек яңа өйләнешүчеләргә уңышлы бүләк дип санала.
6. Аихризон. Халыкта аны "мәхәббәт агачы" яки "бәхет агачы" дип атыйлар. Исеменнән күренгәнчә, йортка бәхет һәм мәхәббәт китерәчәк.
7. Калатея. Бу үсемлек йорт бәхетенең символы һәм сакчысы булып санала.
8. Хлорофитум. Бу үсемлек гаилә тормышына тынычлык һәм бәхет китерә дип санала.
9. Кислица (Оксалис). Әгәр дә сез мәхәббәт табарга, яисэ мәхәббәтегезне, гаиләгезне саклап калырга теләсэгез, һичшиксез, йортыгызда әлеге гөлне үстерегез.
10. Антуриум ("ирләр бәхете"). Бу үсемлек — бәхет һәм мәхәббәт, ә ир-атларга - "ир-атлар көче"китерә дип санала.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев