Йолдызнамә: 2020 елда Кәҗәмөгезләргә акча белән сак булырга кирәк
Үҗәт Кәҗәмөгез өчен менә дигән ел!
Уңышсызлык кына кәефен җибәрмәсә, барлык кыенлыкларны да җиңеп чыгачак. Сакчыл Кәҗәмөгез уйланмаган адымнар ясамаячак, шулай да бурычка акча бирүдән, шикчел проектларга акча тотудан сакланырга киңәш ителә. Хезмәтендәге җаваплылык, һич бетмәс проблемалар һәм авыр кичерешләр ел буе үзен сиздерәчәк. Шуңа да үз-үзен кулда тота алмау, күңел төшенкелеге күзәтелергә мөмкин. Сәяхәт, ял һәм кибетләрдә йөрү бу күңелсезлекләрдән котылырга ярдәм итәр.
Гаиләдәге көнләшү, бер-береңне аңламау һәм ызгышуның үзара мөнәсәбәтләр бозылуга китерүе бар. Шуңа күрә бераз ягымлырак булырга кирәк.Ялгызлар үз парларын очратырлар. Әгәр дә элекке сөйгән яры тагын пәйда булса, мөнәсәбәтләрне яңарту киңәш ителми.
Фото: pixabay.com
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев