Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Хуҗабикәләргә «лайфхак»лар

Һәр хуҗабикәнең кухня, аш-су белән бәйле үзе генә белгән серләре була. Без бу серләрне, гадәттә, әниләребездән ишетәбез, алардан кабул итеп алабыз. Һәм аннан, үз чиратыбызда кызларыбызга, киленнәребезгә тапшырабыз.

Суыткычка куяр алдыннан йомыркаларны сыек май белән сөртсәң, алар 2-3 атнага озаграк сакланачак.

Имбирьне чәй кашыгы белән дә чистартырга була. Болай чистарту күпкә җиңелрәк.

Кайбер рецептлар өчен лимон согы берничә тамчы гына кирәк. Моның өчен бер лимонны кисәргә кызганыч — әрәм була. Зубочистка белән лимонны тишегез дә, аңа әкрен генә басыгыз. Аннан тишеген скотч белән каплагыз һәм лимонны суыткычка куегыз.

Майонез банка төбендә генә калса, юарга ашыкмагыз: аз гына уксус салыгыз, зәйтүн мае, тәмләткечләр кушыгыз — салат өчен менә дигән тәмкерткеч (заправка) килеп чыга. Банка да чип-чиста булып кала.

Алма белән бәрәңгене бергә саклагыз: алмада этилен бар, ул бәрәңгегә үрергә ирек бирмәячәк.

Бананның төпләре тоташкан урынны скотч белән чорнап куйсаң, алар 3-5 көнгә соңрак карала башлаячак. Саргая башлаган яшел үләннәрне ташларга ашыкмагыз: вак итеп турап, зәйтүн мае белән бутап, боз катыра торган формаларга тутырыгыз — салат ясаганда бик җайлы булачак.

Искереп, кибеп киткән чипсы һәм крекерлар яңарту юлы бар — микроволновкага яки духовкага тыгып алырга кирәк.

Пиццаны микроволновкада түгел, ә табада җылытсаң, камырындагы май аны элеккечә тәмле итәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев