Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр

Базардан яки кибеттән сатып алган сельдь балыгы артык тозлы булса, төнгә аны сөткә салып тотыгыз. Артык тозы сөткә чыгып бетәчәк.

- Балык кыздырырга уйласагыз, кәгазь салфетка белән яхшылап корытыгыз. Шулай эшләсәң, балык таралмый.

- Сырниклар пешерергә булсагыз, эремчекне полиэтилен пакетка салыгыз да, уклау белән тәгәрәтеп җәегез. Иләктән чыгарганчы, болай эшләве күпкә җайлырак. Бодай урынына дөге оны куллансаң, сырниклар аеруча йомшак килеп чыга.

- Кибеттән мандарин алганда тәмен белә алмыйсың, ачы мандарин эләксә дә кайгырмагыз, аларны балландыру ысулы бар. Бер кәстрүлдә су кайнарлатыгыз да, ачы мандариннарны 30–60 секундка (кабыгының калынлыгына бәйле) кайнар суга салып алыгыз. Аннары салкын суда чайкатыгыз. Кайнар су мандариннардагы кислотаны тарката.

- Карт тавыктан шулпа кайнатырга булсагыз, кайнап чыгып 20 минут пешергәч, тавыкны шулпадан алып, 15 минутка боздай салкын суга салып торыгыз. Аннары пешерүне кабаттан дәвам итегез. Болай пешерсәң, ул йомшак була.

- Кыздыра башласаң, итнең сүле чыгып, шулпалана да, ит коры була. Сез башта кызган майга ит түгел, суган салыгыз. Суган өстенә итне салып, күзәнәкләре ябылганны көтегез. Ит агарып киткәннән соң гына болгатыгыз. Шулай эшләсәгез, итнең сүле үзендә кала, сусыл була.

- Яшелчәләр пешергәндә ике кагыйдәне онытмагыз. Җир өстендә үскән яшелчәләр кайнар суга салына. Җир астында үскәннәре салкын суга салып пешерелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев