Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр

Бу киңәшләр гел кул астында булсын өчен саклап куегыз.

 

  • Он сатып алганчы, иң элек җитештерү датасына игътибар итегез: яңа гына тарттырылган он камыр ризыгы өчен бармый. Начар күперә, тәме дә искитәрлек булмый. Тегермәннән чыкканнан соң онга якынча бер ай чамасы «өлгерергә» кирәк.
  • Сарымсак чистарту катлаулы, озак эш. Ләкин моны да җайлы гына «хәл итеп» була. Сарымсакны микродулкынлы мичкә 15 секунд иң югары кызулыкта тотыгыз. Сарымсак үзеннән үзе чистартылачак.
  • Йомырка җайлы гына әрчелсен дисәгез, пешерер алдыннан суга лимон согы һәм азрак сода салыгыз.
  • Суган тураганда еламыйм дисәгез, турар алдыннан 15 минутка суыткычка тыгып торыгыз.
  • Сөтне кайнатыр алдыннан савыт читенә сыер мае сөртсәгез, сөт кайнап ташымаячак. 
  • Пищевая пленканы суыткычта саклагыз. Шулай итсәгез, ул ертылып аптыратмаячак, кулга ябышмаячак, гомумән, аның белән нәрсәнедер төрү, чорнау күпкә җиңелрәк булачак. 
  • Яшелчәләрне пешергәндә, витаминнары саклансын өчен, агач кашык белән генә болгатыгыз.
  • Пычакны кайнар суда юарга ярамый, юкса, үтмәсләнә.
  • Үтүктәге кызган эзләрне нашатыр спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада чылатып, үтүкне сөртегез. 
  • Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз. Исегездә тотыгыз: тоз майда эреми.
  • Кайбер балыкларны пешергәндә тәмсез ис чыга. Андый очракта балык янына петрушка, сельдерей салыгыз. Шулай ук башлы суган да булыша.
  • Вазага берничә тамчы савыт-саба юа торган сыекча тамызсагыз, кыр чәчәкләре озаграк торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев