Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Хуҗабикәләргә берничә киңәш

Көндәлек тормышта кирәк булган 10 киңәш тәкъдим итәбез.

Кибеттән макарон алганда аның төсенә игътибар итегез. Әгәр макаронда ак таплар бар икән, андыйлар пешергәндә укмашып ябышыр.

Макароннар ябышмасын өчен аларны салганчы кайнап торган суга 1-2 аш кашыгы сыек май кушарга кирәк. Шулай ук көчле утта кайнатмаска һәм ешрак болгаткалап алырга кирәк.

Кайнап торган суга берничә секунтка тыгып алсаң балыкның тәңкәләре җиңел кубачак.

Дөге таралып пешсен өчен ул пешкән суга бер аш кашыгы аш серкәсе яки лимон кислотасы салыгыз.

Винегретка бер аш кашыгы сөт белән бер чәй кашыгы шикәр кушсагыз, ул тагын да тәмлерәк була.

Үтүктәге кызган эзләрне нашатыр спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада чылатып, үтүкне сөртегез. 

Ризык турый торган такталарны уксус салынган су белән чистартып торыгыз. Азык-төлекне идеаль чиста тактада кисегез

Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланыгыз. Аны торбага салыгыз һәм кайнаган су белән юдырып җибәрегез. 

Сөт саласы савытка бер генә чеметем тоз салыгыз: бу очракта сөтегез ачып чыкмаячак, гомумән, ул озаграк сакланачак. 

Әгәр дә термоста чит ис барлыкка килгән икән — зарар юк: аңа бер-ике кашык дөге һәм су салып берничә тапкыр яхшы гына селкергә кирәк. Соңыннан кайнар су белән чайкарга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев