Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Хөрмәнең нинди төрен алырга?

Үзе тәмле, үзе авызны бөрештерә. Хөрмә җимешен сатып алганнан соң, күпләр шундый күренеш белән очраша. Бу җимешне ничек дөрес итеп сайларга?

Хөрмәнең «Мандариновая», «Королек», «Шарон», «Китайская» дигән төрләре аеруча популяр. Шуңа да кибеттә йөргәндә киштәләрдән җимешнең әлеге төрләрен сайларга киңәш ителә. Авызны бөрештерми торган хөрмәләрнең төше булмый.

«Мандариновая» дигән төрен икенче төрле «баллы хөрмә» дип йөртәләр. Исеме юкка гына андый түгел: формасы белән бу төр җимеш мандаринга охшап тора. Аның эчендә төше булмый. Бу төр хөрмә якты ут сары төстә була.

«Королек» исемлесе аеруча да баллы була. Ул авызны бөрештерми. Җимеш коңгырт төстә, түм-түгәрәк була.

Хөрмәнең «Шарон» дигән төре алма һәм хөрмәне кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Аны сатып алсагыз, һич ялгышмассыз: бу хөрмә авызны бөрештерми, бик баллы була.

«Китайская» хөрмәсе бик үк баллы җимеш түгел. Ул авызны да бөрештерә. Хөрмәнең бу төрен тану кыенлык тудырмас — җимешнең ян-якларында сызыклары була. Моңа өстәп аның тышы да каты әле.

1001 киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев