Вакланган сарымсакны ничек сакларга?
Берничә ысул.
Сарымсакны чистартыгыз. Ит тарттыргыч аша үткәрегез. Аны банкага салып суыткычта саклагыз. Ризык пешергәндә бал калаклап алып, ризык янына салып җибәрегез. Вакланган сарымсакны озаграк саклау өчен туңдыргычта сакларга була.
Сарымсакны озак саклауның тагын бер ысулы – өйдә ясалган сарымсак пастасы. Моның өчен: иң зур сарымсак башларын сайлап алабыз – алар белән эшләү уңайлырак. Кабыгыннан чистартабыз һәм тешләргә бүләбез дә, сөлге белән корытабыз. Сарымсак тешләрен блендерга салып, бертөрле массага җиткәнче әйләндерәбез.
Әлеге массага бераз көнбагыш яки зәйтүн мае кушып, күпереп торган, майлы пюрега әйләнгәнче әйләндерәбез. Бөтен процесс, әзерлек этабы белән бергә, 15 минуттан артык вакытны алмый.
Банкагаларга тутырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев