Тутырылган шампиньоннар
Шампиньоннан бик күп тәмле ризыклар әзерләп була. Шуларның берсен тәкъдим итәбез.
Кирәк булачак: 500 грамм тавык филесы, 60 грамм фета сыры, 10 зур шампиньон гөмбәсе, 4 аш калагы каймак, 1 аш калагы он, 0,5 стакан вакланган моцарелла сыры, тәменчә тоз, борыч, петрушка, 1 аш калагы үсемлек мае.
Шампиньоннарны юып, киптерәбез. Аскы өлешләрен кисәбез.
Гөмбәләр пешәчәк савытка пергаментлы кәгазь җәеп, гөмбәләрне аскы өлешен өскә калдырып төзәбез.
Тавык ите бик вак итеп турыйбыз. 1 аш калагы майны табага салып, җылытабыз һәм шуңа, уртача утта итне 5 минут кыздырабыз.Тавык ите кызган арада, гөмбәнең кисеп алынган аскы өлешен вак итеп турыйбыз. Шуны тавык янына кушып, тагын 5 минут кыздырабыз.
Онны каймак белән бутыйбыз. Табаның утын азайтып, катнашманы гөмбә һәм тавык өстенә салабыз. Тоз, борыч сибеп, 8-10 минут пешерәбез. Соус куерганнан соң табаны уттан алып, суытабыз.
Ит һәм гөмбәле катнашма суынганнан соң, аңа вак итеп туралган фета сырын, туралган петрушканы кушып бутыйбыз. Шуны гөмбәләргә тигез итеп бүләбез. Гөмбә өстенә аз гына угычтан чыгарылган моцарелла сибәбез.
Тутырылган гөмбәләрне 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 15-20 минут пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев