Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тунны саклау буенча киңәшләр

Туныгыз озак еллар хезмәт итсен өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.

Тимерчыбык элгечкә эләргә ярамый. Турыдан-туры кояш нурлары төшкән урында сакланса, мехның төсе үзгәрәчәк.

Мех яңгырга да, карга да түзә. Урамнан кергәч, аны яхшылап селкегез дә җилләтелә торган коры бүлмәдә киптерегез. Кипкәннән соң, тагын бер кат селкегез. Юеш тунны тарак белән тарарга ярамый.

Тунны җылыту приборлары янында киптерергә ярамый.

Тунны җәй көне полиэтилен пакетта түгел, ә караңгы салкынча һәм җилләтелә торган урында саклагыз.

Тунны, гадәттә, елына бер тапкыр химчисткада чистарттырыгыз. Тапларны өй шартларында бетереп азапланмагыз, нәтиҗәсе барыбер булмаячак.

Тунга ислемайлар сөртмәгез.

Ювелир эшләнмәләр тунның мехын һәм астарын ертырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз.

Сумкагызны җилкәдә йөртмәскә тырышыгыз. Юкса җилкә урыны ышкылып, мехы коелырга мөмкин.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев