Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Төрекчә «Симит» рецепты

Симит –кунжутлы калач рәвешендәге тәмле, кетердәп торган камыр ризыгы. Сез дә әзерләп карагыз әле.

Кирәк булачак: 1 чәй калагы шикәр комы, 1/2 чәй калагы тоз, 1 аш калагы бал, 400 грамм он, 275 мл (125 мл — камырга, 150 мл — сироп ясау өчен) җылы су, 4 аш калагы үсемлек мае, 2 чәй калагы чүпрә, 50 грамм кунжут. 

Әче камыр әзеpлибез: 125 мл җылы суга шикәр белән чүпрә салырга, 1-2 аш калагы он салып болгатырга һәм җылы урынга 15-20 минутка куеп торырга.

Шуннан аңа тоз, 3 аш калагы үсемлек мае өстәргә һәм он салып камыр басарга. Тагын бер аш калагы май салырга һәм бераз басарга. Каплап, җылы урынга 1 сәгатькә куеп торырга.

Киң савытка бал салырга, 150 мл су өстәп болгатырга. Кунжутны азрак кыздырып алырга да аерым савытка салырга.

Күтәрелгән камырны дүрт өлешкә бүләргә. Һәр өлешен озын (50 см тирәсе) колбаса итәргә, шуннан аны икегә бөкләп жгут формасында үрергә. Очларын бер-берсенә ябыштырырга.

Симитларны башта баллы сиропка манып алырга, аннан кунжутта әвәләргә дә формага салырга. 

180 градуста 17-20 минут чамасы пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев