Томат согында помидор тозлау ысулы
Хуҗабикәләргә тагын 1 рецепт.
Томат согы өчен кирәк булачак: 1 литр су, 1 аш калагы тоз, 4 аш калагы шикәр комы, 100 грамм 9 процентлы аш серкәсе, 300 грамм томат пастасы, 3 данә хуш исле түгәрәк борыч, 1 данә канәфер бөресе, 5 данә түгәрәк кара борыч.
Бу ингредиентларның барысын бергә салып, бераз гына кайнатып алабыз.
Уртача зурлыктагы помидорларны (бер кило чамасы), ярты литрлы банкаларны яхшылап юабыз. Банкалар төбенә 2шәр тырнак сарымсак турап салабыз. Помидорларның төбен «шпажка»-таякчык белән тишеп, банкаларга тутырабыз. Помидорлы банкаларга кайнап торган су коеп, 7-8 минутка калдырабыз (капкач белән ябып торырга кирәк). Шуннан, суын түгеп, аның урынына үзебез ясаган томат согын тутырабыз. Капкач белән борып ябып, банкаларның астын өскә әйләндереп куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев