Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тәрәзә юучыларга киңәшләр

Менә тагын тәрәзә юар чак килеп җитте. Түбәндәге киңәшләрнең сезгә дә кирәге чыгар.

*Тәрәзә пыялалары ялт итеп торсын өчен, 1 литр суга 5 тамчы йод тамызып болгатасың да, персик төсенә кергән җылымса су белән башта эчке яктан, аннары тыштан юасың. Микрофибралы тастымал белән корытасың. Ахырдан кәгазь сөлге яки туалет кәгазе белән пыяланы ялтыраганчы сөртергә кирәк. Йодның судагы эремәсе теләсә нинди тапларны, пычрануларны бетерә.

*Уксус ярдәмендә. Бу рецепт буенча күп функцияле тәрәзә чистарткыч әзерләү модада. Беренчедән, пыяладагы тапларны бетерә, икенчедән, тәрәзәләрне пычратучы бөҗәкләрне куркыта. Бу эремәне ясау өчен 1 стакан җылы суга 50 мл уксус кушып болгатасың. Аннары пульверизатор ярдәмендә пыялага сиптереп, тәрәзәне йомшак чүпрәк яки салфетка белән корытып сөртәсең.

*Лимон яки лимон кислотасы. Уксус исе бар кешегә дә ошамаска мөмкин. Шуңа күрә аны лимон кислотасы белән алыштыра аласыз: ул да нәкъ шул ук үзлекләргә ия. Бу юл белән чистартканда, өегездә лимон исе килеп торыр. Башка төрле итеп тә ясап була. 1 литрлы банкага лимон кабыклары тутырабыз да, шуңа 9% лы уксус эремәсе салабыз. Эремә 1,5–2 атна торганнан соң, аны сөзәбез. Килеп чыккан сыеклыкны суга кушып, тәрәзә, идәннәр юганда файдаланабыз. Пычракны да ала, дезинфекцияли дә.

*Нашатырь спирты. Шулай ук чистарта да, дезинфекцияли дә. Дөрес, исе бик куәтле, шуңа күрә тәрәзәләрне югач, бүлмәләрне җилләтергә кирәк. Сулыш органнарына зыян салып, агуланмас өчен саклану битлекләре киеп эшләү хәерлерәк. Эремә ясар өчен 2 аш кашыгы нашатырь спирты 2 стакан суга салып болгатырга кирәк. Аннары инде тәрәзәләрне стандарт схема буенча юсаң да була. Ул шулай ук көзгеләрне, хрусталь савытларны чистартканда кулланыла. Сүз уңаеннан, кибетләрдә сатыла торган тәрәзә юу сыекчаларының составында да шул ук нашатырьлы спирт бар.

*Марганцовка. Халык телендә марганцовка дип йөртелгән калий перманганаты төрле өлкәләрдә кулланыла. Аның белән тәрәзә дә юалар. Моның өчен суда 1-2 кашык марганцовканы эретәләр, ул алсу төскә керә. Бөтен кристалларның да эреп бетүе кирәк — алар пыялага эләкмәсен.

*Аш тозы. Тоз шулай ук пычракларны юып төшерә, пыяланы ялтырата. 1 стакан суда 2 аш кашыгы тозны эретәсең дә шуның белән тәрәзәләрне юасың.

*Сода белән уксус. Хуҗалыкта киң кулланыла торган бу катнашма тәрәзә юганда да ярап куя! Тәрәзәгә балалар ясаган рәсемнәрне яхшы ала ул. 2 литр җылымса суда чирек стакан сода һәм 100 мл уксусны эретергә кирәк. Сода кристаллары эреп бетәрлек булсын, юкса пыяланы кыруы бар. Әлеге эретмә белән пычрак өслекне губканың каты ягы ярдәмендә юып, соңыннан кәгазь сөлге белән корыталар.

*Чәй. Чәй төнәтмәсе шулай ук пычракны яхшы ала. 1 чынаяк каты чәй төнәтмәсенә 3 аш калагы уксус кушарга кирәк. Бу сыекчаны пульверизатор ярдәмендә пыялага сиптереп, чүпрәк белән сөртеп чыгасың. Аннары инде газета белән корытырга да була.

*Глицерин. Монысы инде юар өчен түгел, пычрак тапларны бетерер өчен кулланыла. Пыяла идеаль дәрәҗәдә юылып, ул чисталыкны мөмкин кадәр озаграк саклыйсың килсә, әлеге состав бик булыша. Рецепт гади генә. 40 мл суны 60 мл глицерин белән бутыйсың, 2-3 тамчы нашатырьлы спирт тамызасың һәм шул катнашма белән тәрәзәләрне сөртәсең. Ул пыяланы бозланудан да саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев