Табуле әзерли беләсезме?
Итсез, майонезсыз, ләкин туклыклы, тәмле һәм файдалы бу көнчыгыш салаты һәркем күңеленә хуш килер.
Бу салатның ватаны Ливан яисә Сирия дип санала. Ризыкның нигезе — булгур. Күргәнсездер, хәзер бу ярма күп кибетләрдә сатыла. Дөресрәге, ул гади ярма да, макарон да түгел, махсус эшкәртелгән каты сортлы бодай ярмасы. Бу ризык файдалы һәм туклыклы.
Табуле тиз һәм җиңел әзерләнә.
Безгә кирәк булачак:
1 стакан булгур
1 стакан кайнап чыккан су
3 каты помидор
3 кашык лимон суты
2 теш сарымсак
1 бәйләм петрушка
0,5 бәйләм бөтнек (булмаса, башка яшел тәмләткеч мөмкин) һәм яшел суган
3 кашык зәйтүн мае (башка үсемлек мае да ярый)
0,5 калак тоз
тәменчә кара борыч.
Булгур өстенә кайнап чыккан су коярга, бутарга һәм каплап куярга кирәк.
Аерым савытта изелгән сарымсакны лимон суты белән бутарга.
Помидорларга кайнар су коеп, кабыгын салдырырга һәм вак шакмакларга турарга. (Булса, кыяр өстәсәгез дә була).
Яшел тәмләткечләрне вак итеп турарга.
Булгур барлык суны “эчеп” бетергәч, аңа лимон сутлындагы сарымсакны кушып, бутарга. Помидорны, яшел тәмләткечләрне өстәп, тәменчә тоз һәм борыч салырга. Бутарга һәм салат әзер. Тәмле булсын!
Табуле җылы килеш ашала. Суыткычка алып куеп, салкын килеш кулланырга да мөмкин. Булгур урынына кус-кус салсагыз була.
Кызыл таң
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев