Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Суыткычны яратмый торган ризыклар

Бозылмасын дип күп кенә ашамлыкларны суыткычка урнаштырабыз, әмма бу дөрес түгел.

Помидорны суыткычка куймау хәерлерәк. Ул анда тәмсезләнә, сулана.

Суган, сарымсак суыткычта тиз йомшара, үрә һәм чери. Чөнки аңа анда һава җитми, дымлылык югары. 

Ә зәйтүн маен бөтенләй караңгы урында, өй температурасында сакларга киңәш ителә. Юкса, әче тәм керә, файдасы кими. 

Базиликның суыткычта яфраклары шиңә, хуш исе бетә.

Яшел кыяклы суган, петрушка, укроп, салат һәм башка тәмләткеч үләннәр бик тиз шиңә. Шуңа күрә аларны, чәчәк бәйләме шикелле, сулы банкага утыртып, суыткычта саклау яхшы. Шулай ук, юеш тастымалга төреп суыткычка куярга да була.

Балга кайнар температура начар тәэсир ясаганы күпләргә мәгълүм. Балга салкын температура да ярамый — ул аның составын үзгәртә, файдалы матдәләрен үтерә. Балны караңгы урында, бүлмә температурасында сакларга кирәк. Батарея һәм кояш нурларыннан сакларга киңәш ителә.

Алманы суыткычта түгел, ә балконда сакларга киңәш итәләр. Анда һава йөреше дә яхшы, салкынча да. Анда алмалар озаграк сакланачак.

Ипи суыткычтагы бөтен исләрне үзенә сеңдерәчәк, аңа ят тәм керә. 

Шоколад, печенье, вафлиларны да суткычта сакламау хәерлерәк. Шоколад суыкта ак ятмә, күгәрек белән каплана, печенье, вафлилар йомшара башлый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев