Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Суыткыч камерасын чистарту буенча киңәшләр

Юу-чистарту эшенә керешкәнче, электр утыннан өзеп торырга: юкса техникага зыян киләчәк

Суыту камерасы кырыйларында хасил булган бозны пычак-мазар белән каерып-куптарып алырга ярамый: эчке каналлары бозылырга мөмкин. Боз кисәкләре үзләре кубып төшәргә тиеш.

Иң яхшысы — ярты литр суга 1 аш кашыгы чәй содасы (савыт-саба юу сыекчасы да ярый) кушылган эремә ясап, йомшак чүпрәк белән юу.

Суыту камерасын юу өчен порошоксыман яки майлы чистарткычлар, төрле агарткычлар кулланырга ярамый.

Суыткычның арткы өлешен ярты елга бер тапкыр тузан суырткыч белән (тар насадкасын куеп) чистартып алырга. Җылылык алышу приборына (теплообменник) тузан кереп тулган очракта, җылылык энергиясе начар «ыргытыла» башлый. Бу исә суыткычның вакытыннан алда сафтан чыгуына китерергә мөмкин .

Ишегенең прокладкасын тикшерергә онытмагыз. Анысын да ярты елга бер тапкыр сабынлы суда чылатылган чүпрәк яки иске теш щеткасы белән юып алырга кирәк.

Ризыкларны ничек тутырырга? Суыту камерасына кире тутырганда, продуктларны бер-берсенә бик якын китереп һәм камераның арты өлешенә, ян-ягына терәтеп үк түгел, бәлки, бушрак итеп тутырырга. Һава йөрү өчен һәм продуктларның тигез «туңуы» өчен шулай кирәк. Җиләк-җимеш, яшелчәне һ.б. савытларга салып саклау өчен тишекле контейнерлар яки челтәрсыман кәрҗиннәр сайлап алырга тырышыгыз. Әлеге дә баягы — һава керсен өчен.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев