Суның организмга файдасы турында бик күп язалар, сөйлиләр. Белгечләр фикеренчә, суның күпме эчү генә түгел, кайчан эчелүе дә мөһим.
Иртән, йокыдан торуга 2 стакан су эчәргә кирәк. Бу — организмга уңай йогынты ясый, уята, тонусны күтәрә.
Ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшыртырга теләсәң, ашаганчы 1 стакан су эч.
Ваннага керере алдыннан 1 стакан су эчәргә киңәш ителә.
Йоклар алдыннан 1 стакан су эчү исә, инсульт яки инфарктны кисәтергә булыша.
Нет комментариев