Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Спатифиллум үстерүчеләргә киңәшләр

Аны халык телендә «хатын-кыз бәхете» дип атап йөртәләр. Әлеге гөл чәчәк атсын өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.

1. Бүлмәдәге температураны тикшереп торыгыз. Спатифиллум җылы ярата торган үсемлек. Һава температурасы 15 градустан түбәнәйсә, ул үзен начар «хис итә» башлый. Бу гөл үсә торган бүлмәдә һава температурасы ел әйләнәсе 21-23 градус җылы булырга тиеш. «Хатын-кыз бәхете» җилле урыннарны да яратмый.

2. Спатифиллум яктылык ярата. Аны тәрәзә төбендә үстерү яхшы. Әмма яфраклары пыялага тиеп тормасын. Тәрәзә астында җылылык батареясы да гөлгә тискәре йогынты ясый. Тәрәзә төбе таш булган очракта, гөл астына махсус савыт куярга. Ул, гадәттә, пенопласттан эшләнелгән булган.

3.Су сибүне контрольдә тотыгыз. Су артык булу гөлгә зыян салачак.

Спатифиллум «йомшак» су ярата. Әгәр дә артык су савыт төбенә агып чыга икән, аны түгегез. Суны көннең беренче яртысында сибәргә киңәш ителә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев