Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Шифалы үләннәр – аяк астында

Июнь аенда җыеп каласы дару үләннәре.

Әрем. Бу үләнне җәй дәвамында җыярга мөмкин, әмма июнь аенда җыеп калсагыз яхшырак. Ул антибактериаль, дезинфекцияләү үзлегенә ия. Депрессия, йокысызлык, бавыр, ашказаны һ.б. авыруларны дәвалаганда да кулланыла.
Кычыткан. Кычыткан халык медицинасында, косметологиядә дә актив кулланыла. Май-июнь айлары бу үләнне җыю өчен иң яхшы вакыт булып санала. Аны кышка әзерләп куярга була. Шулай ук чәй өчен дә, дару үләннәре өчен дә файдаланалар. Кычыткан К, Е, В витаминнарына бай.
Бака яфрагы. Бака яфрагын төсләреннән яшелдән кызыл, я сарыга үзгәрткәнче әзерләргә була. Төсен үзгәртсә, бу үләннең файдалы үзлекләре сакланмый.
Тигәнәк. Ашказаны-эчәк тракты авырулары, салкын тию, шешенү, матдәләр алмашын көйләү. Июнь аенда, бөре вакытта гына җыялар. Үсемлекнең өске өлешен, ян-як ботакларын һәм яфракларын кулланалар.
Сукыр кычыткан (пустырник). Нерв системасына уңай йогынты ясый, матдәләр алмашын көйли, югары холестеринны төшерә. Чәчәк атканда җыялар, аның өске өлешен генә өзегез.
Зәңгәр күкчәчәк (василек синий). Бөер, бавыр, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында кулланыла. Куе зәңгәр төсле чәчәкләре файдалы.
Юкә чәчәге. Салкын тию, гастрит, ашказаны чирләре белән көрәшкәндә файдалы. Иммунитетны күтәрә, кандагы алама холестеринны төшерә. Чәчәк аткан вакытында гына җыярга кирәк.
Сары мәтрүшкә. Нерв авырулары, күзәнәкләр яңарту, иммунитетны ныгыту, депрессиягә каршы торуы белән файдалы. Чәчәк аткан вакытында җыялар. Дәвалану өчен чәчәк һәм яфраклы өлеше кулланыла.
Миләүшә чәчәк. Шешенүләрне бетерә, бронхларны чистарта, ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли. Чәчәк аткан вакытта яфрак-сабакларын җыярга кирәк.
Кыңгырау чәчәк. Ялкынсынуларга, микробларга каршы көрәшә. Тынычландыра, авыртуны баса. Йөткерү, баш авыртуы, эч кибүдән булыша. Тамырын, сабагын, яфрагын, орлыгын җыярга киңәш ителә.
Канлы үлән (чистотел). Үт куыгы, бавыр, эчәклек, ашказанының хроник авырулары, ревматизм, псориаз, экзема, гөмбәчек, сөял, бетчәгә каршы кулланыла. Сабаклары һәм яфраклары файдалы.
Әрекмән. Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез. Тамырын җыярга кирәк. 
Нарат күркәсе. Бөерне, үт куыгын чистарта, күзәнәкләрне яңарта, бавырдан токсиннарны чыгара. Июньдә яшел, өлгереп җитмәгән күркәләрен җыялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев