Сентябрьдә бакча эшләре
Сентябрь – җиләк-җимеш үсентеләрен күчерү өчен дә яхшы вакыт.
Җиләк-җимеш агачларының кәүсәләренә куелган ябышкак тозакларны яңасына алмаштырырга кирәк. Бу вакытта корткычлар кәүсә буйлап яфрак эзләп, өскә үрмәли башлый.
Теплицадагы уңыш җыелганнан соң, туфракның 5 сантиметр калынлыктагы өске өлешен кырып алырга (анда чир чыганагы булган гөмбәчекләр, корткычлар кышлый), ул туфракны минераль ашлама белән катнаштырып, компостка салырга.
Сентябрь азагында күпьеллык чәчәкләрнең (чалма чәчәк, астильба, ирис) яфракларын чабарга онытмагыз.
Кура җиләге бакчага җәелмәсен өчен, аның тирәсенә 50 сантиметр тирәнлектә канау казыла. Аңа шифер, калай яки рубероид кисәкләре салып, канауны күмәргә кирәк.
Тамыразыклардан иң беренче кызыл чөгендерне казыйлар. Ул ноль градустан түбән булган температурага түзми.
Бакчадагы барлык үсемлек калдыкларын җыеп яндырырга.
Соң чәчәк ата торган чәчәкләр (мәсәлән, хризантема) беренче кыраулардан ук шиңмсәен өчен, төнгә кәгазь «башлык» капларга була.
Сентябрь – җиләк-җимеш үсентеләрен күчерү өчен дә яхшы вакыт. Язын утыртыр өчен аларны чокырга күмеп калдырырга мөмкин.
Гладиолус, георгин, бегониянең суганча һәм бәрәңгеләрен казырга.
Петрушка, базилик, сельдерейны казып алып, чүлмәккә утыртырга мөмкин. Алар кышка кадәр тәрәзә төбендә үсә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев