Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Төрледән-төрле ни төрле

Сарымсакны көндәлек ризыклар рәтенә кертергә онытмыйк

Аның кеше организмы өчен бик файдалы булуын ата-бабаларыбыз да яхшы белгән

Сарымсакны вак кына турап, бүлмәнең берничә урынына куеп чыгу да яхшы нәтиҗә бирә. Бу яшелчәләр салкын тиюдән, грипптан гына түгел, башка авырулардан да профилактика чарасы булып тора.
Аның кеше организмы өчен бик файдалы булуын ата-бабаларыбыз да яхшы белгән. Авырып китмәс өчен ачы суган ашаганнар, ютәл төшсә, бал кушып, суын эчкәннәр. Чи суганны ваклап, шешкән урынга бәйләгәннәр, пешереп тә ашаганнар.
Суганны күпләп ашасаң, баш мие күзәнәкләре тазара, хәтер яхшыра, чөнки аның составындагы күкерт катнашмалары баш миенең мөһим өлешләренә уңай тәэсир итә. Ә менә сарымсакны көненә бер тырнак ашау да җитә. Ул иммунитетны ныгыта, зарарлы холестеринга каршы көрәшә.
Ашказаны, бавыры авырткан кешеләргә суган, сарымсакны чамасын белеп кенә кулланырга киңәш ителә.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев