Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Сарымсак оны ясыйбыз

Сарымсакны өйдә саклавы авыр: ул я кибә, я чери. Ә менә киптереп, онын ясасаң, берничә ел тора ала һәм менә дигән тәмләткеч була.

Моның өчен сарымсакны әрчеп, бик юка телемләргә турарга һәм, табага таратып, киптерергә кирәк. Духовка, җиләк-җимеш киптерегечтә дә мөмкин. Әмма бүлмә температурасында үз иркендә кипсә, очсызракка да төшә (газ, электр энергиясе китми), файдасы да күбрәк кала. Искә төшкән саен болгаткалап торырга кирәк.

Кибеп беткәч, сарымсак кисәкләре сынып, уалып тора. Аларны блендерда яки кофемолкада тарттырып иләргә һәм яңадан табага салып, берничә көн тотарга кирәк. Аннан соң гына банкаларга тутырып куябыз.

Кисәтү! Блендерда ваклау белән ачарга ярамый. 5-10 минут көтеп торырга кирәк. Юкса сарымсак оны күзгә керергә, тын юлына капланырга мөмкин.

Тиешенчә кипсә, мондый сарымсак оны бик озак саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев