Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Салкын тиеп авырый башласагыз киви ашагыз

Киви С витаминына бай җимеш. Шуңа да ул иммун системасын ныгыту һәм инфекцияләргә, салкын тиюгә каршы көрәштә яхшы чара.

Көнгә бер киви организмны тәүлек буена җитәрлек С витаминына баета (100 гр кивида 100-200 мг С витамины исәпләнә).

Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, киви тамак авыртканда, сулыш органнарына зыян килгәндә булыша. Шуңа да салкын тиюләр чоры башлануга атна дәвамында көнгә 1-2 киви ашарга кирәк.

Әгәр дә каты ютәл җәфалый икән, берничә кисәк киви, бер кашык бал һәм бераз төелгән корицаны бутап, йоклар алдыннан ашап ятарга киңәш ителә.

Температура югары булса, ютәл борчыса һәм тамак авыртса киви, төелгән әнис һәм бал белән сироп ясагыз. Аны акрын утта бераз пешереп алырга һәм 1 чәй кашыгы күләмендә көнгә 5-6 тапкыр эчәргә кирәк.

Иммунитеты түбән кешеләргә кивиның согын эчәргә мөмкин. Моның өчен 2 җимеш согы җитә. Әче тәмен бетерү өчен кишер яисә алма согы белән кушарга да була.

Ә менә 5 яше тулмаган балаларга киви ашатмаска киңәш ителә.

Аллергиясе булган һәм ашказаны, эчәклек авырулары булган кешеләргә дә киви ашамау хәерле.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев