Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Розаларны кышкылыкка әзерләргә вакыт

Синоптиклар салкыннар башлануы турында хәбәр итә.

Тиздән салкыннар башлана. Димәк, ныклап туңдырганчы, күпьеллык чәчкәләрне кисеп, өсләрен капларга кирәк булачак.

Роза куакларын бик иртә ябарга ярамый. Алар 5 градус салкынлыкны да яхшы кичерә. Түбән температура чәчәкләрне чыныктыра гына. Шулай ук чәчәкләрне көннәр җылы торганда кисәргә киңәш ителми, ул яңа сабаклар үсүгә китерә, ә бу чәчәкнең бөтен көчен ала. Хәлсез розалар кышны начар чыга. Чәчәк сабакларына тимер купоросы яисә бордо сыекчасы сибәргә кирәк.

Куак төпләренә 10-15 сантиметр биеклектә коры субстрат — ком, вак йомычка, ылыслы пычкы чүбе кушылган яфрак черемәсе өеп чыгарга кирәк булачак. Октябрьдә розаларның яфракларын өзәргә һәм сабакларын 50 сантиметр калдырып кисәргә киңәш ителә. Тышта төнлә генә түгел, көндез дә һава температурасы минуска төшкәч кенә аларны каплыйлар. Моның өчен агач тартмалар ярдәмгә килә. Һәр куакны агач тартма белән каплап, өстенә пленка капларга һәм кырыйларын кирпеч белән бастырырга. Ә иң уңайлысы — һәр куакны спанбонд яки лутрасил кебек тукыма белән 4-5 кат уратырга, бау белән бәйләргә һәм өстеннән капчык кидереп куярга. Кар яугач, аларны кар белән капларга онытмагыз, шулай эшләгәндә, алар кышкы салкыннарда яхшы сакланачак.

Тагын бер киңәш: розаларны коры көнне каплагыз.

Кызыл таң

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев