Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Помидор белән ташкабактан салат рецепты

Бакчада өлгергән яшелчәләрдән кышкылыкка файдалы, тәмле ризык әзерләгез.

Кирәк булачак: 500 г кыздырылган ташкабак, 500 г помидор, 4 теш сарымсак, 1 чәй калагы тоз, 2 чәй калагы он, 2 аш калагы сары май.

Ташкабакны юып, очларын кисеп ташлыйбыз һәм боҗралап турыйбыз (артык үсеп киткәннәрен кабыгы һәм төшләреннән чистартабыз). Һәр боҗраны тозлы онда әвәләп, коңгырт төскә кергәнче, атланмайда кыздырып алабыз. Сарымсакны ваклап турыйбыз. Помидорны өлешләргә бүләбез. Ташкабакны, томат һәм сарымсакны катламлап урнаштырабыз (банка авызына 2 сантиметр җитми калсын). Тоз өстәп, капкач белән каплыйбыз да «су мунчасы»нда 35 минут стерильләштерәбез. Шуннан капкачны борып ябабыз, банканың астын-өскә әйләндереп, җылы әйбер белән бер тәүлеккә төреп куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев