Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Пирмәнкә эчлеген һәм камырын ясау буенча берничә яхшы киңәш

Пилмән ясаганда әлеге киңәшләргә колак салыгыз.

Эчлек:

  • Керәшеннәрнең иң тәмле һәм «фирменный» – дуңгыз итеннән. 
  • Пирмәнкәгә дигән фаршка аз гына сөт кушып җибәрсәң, ул йомшак була.
  •  Пирмәнкә өчен фаршка сыер, бозау ите үзе генә катырак дип уйласагыз, вак кына турап, казның яки үрдәкнең эретелгән эч маен кушарга мөмкин.
  • Иттарткычтан чыгарганда ук бозау итенә аз гына каз ите кушып җибәрергә дә була: болай эшләгәндә дә фарш йомшак һәм тәмле килеп чыга.
  • Фаршка аз гына кайнаган су кушу да аны йомшак итә (1 кг фаршка — 80 г су).
  • Кайнаган су урынына суытылган ит шулпасы кушсаң, фарш тагын да тәмлерәк булачак.
  • Фарш йомшаграк булсын дисәгез, тозын, борычын кушкач, аны бик озаклап тукмак белән төяргә кирәк.
  • Суганны күбрәк кушсаң, фарш тәмле була.

Камыры

  • Пирмәнкә камырына бер аш кашыгы булса да, сыек май кушсаң әйбәт.
  • Пирмәнкә камырына кайнар су кушсагыз була.
  • Пирмәнкә камырына бер калак кына уксус кушсак, камыр кипми, үзле, йомшак була.

Авыл хатыны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев