Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Петуния шау чәчәктә булсын дисәгез

Хәзер петуния үсмәгән бакча бармы икән? Аны түтәлләргә дә, аерым савытларга да утыртып үстерәләр.

  • Петуниянең тамыр системасы бик көчле, шуңа күрә аңа туфрак күп кирәк. Бер төп үсемлеккә 5 л туфрак исәбеннән утыртыр урын сайлагыз. Әгәр савытка утыртасыз икән, 10 л чүлмәккә ике генә төп чәчәк сыя дигән сүз. 
  • Июньнең беренче яртысында үсемлекләргә азотлы ашламалар кертү кирәк булса да, азот күпкә китсә, ул яфракка котыра, ә менә чәчәк бөреләре яралмый. Петунияләр чәчәк атсын өчен аларга фосфор белән калий кирәк.
  • Бу чәчәккә суны сирәк, әмма бер сипкәндә мул итеп сибәргә кирәк. Ә менә ачык туфракка утыртып, әле яхшылап тамыр җибәргәнче, киресенчә, суны аз-азлап еш сибеп тору сорала. Петуния көчәеп үсеп китеп тә, чәчәккә бөреләнергә ашыкмый икән, су сибүне чикләбрәк карагыз. 
  • Искиткеч матур петунияләр үстерүнең тагын бер сере — шиңә башлаган чәчәкләрне, үзләре кибеп төшкәнен көтмичә, өзеп ташларга кирәк. Шулай эшләгәндә яңадан-яңа чәчәкләр атып кына торачак.
  • Петуния кояшлы җирдә генә мул итеп чәчәк ата. Күләгәне бик авыр кичерә ул, сабагы озыная, чәчәкләре булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев