Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Нарат бөресен җыярга вакыт

Табигатьнең үзендә барлык авыруларга каршы шифа бар. Яз көне нарат бөресен җыеп куйсагыз, чир чорларылары үзегезне урап үтәчәк.

  • Нарат бөресенең иң шифалысын хәзер — яз көне җыярга кирәк. Аны грипп, салкын тию, йөткерү, бронхит, пневмония, тонзиллит, фарингит, ларингит, ревматизм, дерматит, экзема, псориаз, кычыткан бизгәген дәвалауда кулланалар.
  • Йөткергәндә, салкын тигәндә нарат бөресеннән ясалган төнәтмә файдалы. Аны ясау өчен, 1 аш кашыгы нарат бөресенә 2 стакан кайнар су коеп, термоста 1 сәгать төнәтергә, соңыннан сөзеп, көнгә өч тапкыр 1/4 стакан эчәргә кирәк.
  • Кан тамырларын арчу, атеросклероз, бөер авыруларыннан нарат энәсе шифалы. 30 грамм энәне юып, 1,5 стакан су салырга һәм, өстен ябып, 15 минут эмальле савытта кайнатырга кирәк. Суынгач, шуны сөзеп, өч тапкыр (иртән, төш, кич белән) эчәрлек итеп бүләргә. Теләгән кеше шикәр комы яки бал куша ала.
  • Нарат бөресе белән ясалган ингаляция сулыш юллары, йөткерү, томау, бронхит, пневмония, тамак авыртканда файдалы. Моның өчен 100 грамм бөрегә 2 литр су салып, 5–10 минут кайнатырга һәм юрганга төренеп, 15 минут шуның парын сулап утырырга кирәк.
  • Нарат бөресе ваннасы баш авыртканда, нерв киеренкелеге вакытында файдалы. Әмма йөкле һәм бала имезүче хатыннарга нарат бөресе белән дәвалану тыела.

Әлбәттә, боларны куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев