Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Май аенда нинди дару үләннәре җыярга

Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый, ди белгечләр. Аның дәвалау үзлеге дә шуннан гыйбарәт.

Утчәчәк (адонис)
Тынычландыра, бәвел кудыра, авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә.

Сазанак (багульник болотный)
Подагра, артрит, невралгия, радикулиттан дәвасы бар. Кан туктату, яра төзәтү үзлегенә ия. Өшегәндә, диатездан һәм йоклата торган дару итеп кулланалар. Сак булыгыз! Үлән агулы.

 Каен
Авитаминоз, бәвел куыгы функциясе бозылу, атеросклероз, подагра, ревматизм, бөерләр ялкынсыну, бронхит, невроз, азканлылылк, дизентерия.

 Кызыл дүләнә (боярышник красный)
Ялкынсынуга, микробларга каршы тора, кан тамырларын киңәйтә, бәвел кудыра. Яман шеш авыруларын кисәтә. Бит тиресен матурайта.

 Нарат җиләге (брусника)
Салкын тию, гастрит, тозлар утыру, ревматизм, артрит, диабет, туберкулез, гипертония, авитаминоз, невроз, депрессия һ.б.

 Шома көпшә (дягиль лекарственный)
Артрит, астма, ревматизм, скарлатина чирләре вакытында кулланыла. Ашказаны бизе секрециясен күтәрә, эчәктәге процессларны тизләтә, геморрой, теш сызлау, гипертония, педикулездан да ярдәме тия.

 Имән
Бавыр авырулары, ашказаны яки эчәктән кан килсә, гөмбә ашап агулансагыз, авыртулы күрем вакытында, казналар канаса, аяк тирләсә ярдәм итә.

 Балан
Бәвел тотмаганда, бәвел куыгында ташлар булганда кулланалар. Колак шаулавын баса, кан басымын көйли.

 Кычыткан
Канның оешу үзлеген булдыра, углевод һәм аксым алмашын көйли, күрү сәләтен арттыра.

 Эт шомырты (крушина)
Эчне йомшарта, матдәләр алмашын көйли, бетчәләргә каршы кулланыла.

 Ландыш
Капиллярларны ныгыта, шешенүне бетерә, йөрәк ритмын көйли, гормоннар эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.

 Әрекмән
Артык тозларны чыгара, канны чистарта. Аны шулай ук артрит, подаградан да кулланалар.

 Үги ана яфрагы
Бронхит, астма, ларингит, томауга, кавыкка каршы көрәшә.

 Тузганак
Ашкайнату, нерв системасын тынычландыра, сипкелләргә каршы тора, яраларны төзәтә.

 Ишәк колагы (окопник)
Буыннар тартылса, канны туктатырга кирәк булса, ашказаны-эчәк тракты проблемалары борчыса кулланалар.

 Абага
Баш авыртканда, буын һәм сөяк авыртулары, диарея, колаклар шаулау, эчәкләр дөрес эшләмәгәндә файдалы. Шулай ук азканлылылыктан коткара.

 Көтүче букчасы
Бөердән, үпкәдән һәм аналыктан киткән канны туктату чарасы буларак файдаланыла. Пешкән сыгынтысын һәм үсемлекнең су өстәлгән согын бавыр, бөер, бәвел куыгы авыруларыннан һәм матдәләр алмашу бозылганда эчәлә.

 Нәүрүз чәчәге (первоцвет весенний)
Тамырларыннан әзерләнгән дарулар пневмония, бронхит, бума ютәлдән шифалы.
Шулай ук баш авыртканда, баш әйләнгәндә, хәлсезлек булганда, эч кипкәндә чәчәкләрен кайнар су коеп төнәтеп эчәргә кирәк. Яфракларын салат итеп ашыйлар. Авитаминоздан яхшы дәва.

 Нарат
Организмны чистарта, салкын тигәндә, ашкайнату системаы авыруларыннан дәва.

Үләннәрне җыю тәртибе
Гадәттә, дару үләннәрен бары тик яңгырсыз, коры көндә, иртәнге якта җыялар. Җыясы үлән яңгырга яки чыкка чыланган булса, аның кипкәнен көтегез. Юкса, ул тиз күгәрә һәм файдасы калмый. Ә менә составында эфир майлары булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә җыярга кирәк. Җиләкләрне иртән-иртүк яки кичен җыялар. Саклауга куясы дару үләнен кул белән йолкып алмагыз. Аны кайчы яки секатор белән кисәләр.

 

Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев