Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кабакның файдасы

Кабак – уникаль яшелчә. Ул файдалы матдәләргә бик бай.

Кабакның йомшагы һәм төшләре шикәр авыруы, үт куыгының дәвамлы ялкынсынуы, бөер тукымасы, ашказаны, нечкә һәм туры эчәк ялкынсынганда, тоз утыру авыруы күзәтелгәндә, йокысызлыктан интеккәндә ярдәм итә. Тән өшегәндә, пешкәндә, тире кызару авыруы күзәтелгәндә, яралар һәм шешле куыкчыклар булганда, кабакны уып, җәрәхәтле урынга куйсаң, ярдәм итми калмас. Халык та, табиблар да кабак нигезендә ясалган даруларны бөерләр, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында, матдәләр алмашы бозылганда дәвалану һәм авыруларны булдырмау, шулай ук суалчаннарны куу чарасы буларак кулланалар. 

  • Кан тамырлары кысылу, тазару, төрле йөрәк авырулары (бигрәк тә шешенүләр булса) сәбәпле кан тамырларына тоташтыргыч тукыма үсүдән газапланган кешеләргә ярдәм итә.
  • Кабак суының бөерләрдән вак ташларны һәм комны чыгару да фәнни яктан дәлилләнгән. Кабак суы ялкынсынуны киметү, сусауны басу, тынычландыру һәм бәвел кудыру үзлегенә ия. Бәвел бүленүдә тоткарлыклар булганда, табиблар юкка гына кабак суын эчәргә кушмыйлар.
  • Суалчаннарны бетерү өчен дә менә дигән! Киптереп чистартылган 300 г кабак төшен яхшылап изегез, бал яисә кайнатма өстәгез. Бу катнашманы акрын гына (1 сәгать дәвамында) ач карынга ашагыз. Аннары тозлы эчйомшарткыч су эчегез һәм ярты сәгатьтән туры эчәккә сыеклык кертегез.
  • Үт куыгы һәм бавыр ялкынсынулары вакытында өйдә «кабак сөте» эчү файдалы. Аны җиңел генә әзерләргә була. 50 г чистартылган төшкә су (80мл) һәм шикәр комы (20 г) салып изегез. Аннары файдалы «сөт»не ач карынга эчегез. Авыру бавырга кабак орлыклары төнәтмәсе дә ярдәм итәр. 250-500 г орлыкка 0,5-1 л кайнар су салына, 2 сәгать төнәтегез. Төнәтмәне 1 сәгать дәвамында эчегез.
  • Үт кудыру өчен файдалы. Кабак йомшагын турап, тары боткасы пешерегез. Боткага май, сөт, бал өстәгез. Мондый ботканы һәр көнне ашагыз. Үт куыгы авырулары вакытында аның файдасы инде күптән сыналган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев