Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кызыл миләш вареньесы: әбиләрчә, чикләвекле, апельсинлы

Көзнең кызыл миләштән тәмле варенье ясар вакыты җитте.

Әбиләрчә
Кирәк булачак: кызыл миләш (1кило), шикәр комы (1,5 кило), су ( 0,5 стакан).
Суга шикәр комы кушып сироп кайнатабыз. Шуңа миләш салып, 20 минут акрын утта пешерәбез.

Чикләвекле
Кирәк булачак: кызыл миләш (500 грамм), әстерхан чикләвеге (300 грамм), бал (300 грамм), су (2 литр).

Миләшне эмаль кәстрүлгә салып, кайнап кына чыккан 2 литр су коябыз. Капкач ябып, 30-40 минут тотабыз. Суы суынгач, миләшне сөзәбез (әгәр эчесе бетмәсә, моны бер-ике мәртәбә кабатларга була). Тастымалга салып, миләш кипшенгәнче тотабыз. Эмаль кәстрүлгә миләш һәм бал салып болгатабыз. Бал эреп беткәч, кәстрүлне газ плитәсенә куябыз. Миләш кайнап чыккач, болгата-болгата, 15-20 минут акрын утта тотабыз. Юып, ваклап, майсыз табада 5-6 минут кыздырылган әстерхан чикләвеге кушып, тагын 10 минут кайнатабыз. 

Апельсинлы
Кирәк булачак: кызыл миләш (1кило), миндаль чикләвеге (200 грамм), апельсин (2-3 данә), шикәр комы (700-800 грамм), су ( 1 стакан).

Салкын суда берничә сәгать тотканнан соң, миләшне 1 стакан суда кайнатабыз. Миләш кайнаган суны аерым савытка сөзәбез. Шул суга шикәр комы салып сироп кайнатабыз. Әзер сиропка миләш салабыз. Кабыгы әрчеп, төшләре алынган апельсинны берничә кисәккә бүләбез һәм миләшләр янына кушабыз. Болгата-болгата, 30 минут кайнатабыз. Табада 5-6 минут кыздырылган чикләвек кушып, тагын 10 минут утта тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев