Кызыл карлыганнан желе ясау ысулы
1 кило карлыганга 1 кило шикәр комы исәбеннән ясала.
Карлыганны юабыз, әмма чемнәреннән чистартып тормыйбыз. Кул белән яхшылап изәбез. Тирән эчле кәстрүлгә тутырып, болгата-болгата, көчле утта 8 минут пешерәбез (ике кило карлыган икән – 16 минут).
Озак пешерергә кирәкми, юкса организм өчен бик файдалы пектин матдәсе юкка чыгачак. Иләк аша чыгарабыз (чемнәре иләктә кала).
Иләктән чыгарылган кайнар массага 1 кило шикәр комы кушып, шикәр комы эреп беткәнче, яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан желены чиста банкаларга тутырып, капкачсыз гына суытырга алып куябыз. Суынгач, капкач белән борып ябабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев