Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кышка – чылатылган алма

Чылату өчен алманың ачкылт-баллы көзге сортлары бара. Алар өлгергән булырга тиеш. Агачтан өзеп ал­ганнан соң, алмаларны бераз җылы урында тоту кирәк.Чылату өчен агач кисмәк, зуррак эмаль cавыт яки пыяла банка ярый.

Савыт төбенә чия, карлы­ган яраклары түшәлә, ан­нары, сабак төбен өскә каратып, ике рәт алма тезелә. Аннары чия һәм карлыган яфрагы белән аралаштырасың.

Алдан 1 чиләк алмага 5 литр исәбеннән су кай­натыла. Суга 4 аш кашыгы бал яки шикәр комы, 1,5 чәй калагы тоз, корица, канәфер, тәменчә гәрчич салына. 30-35 градуска кадәр суыткач әлеге суны алмалар өстенә коясың.

Алар өскә чыгып калма­ска тиеш, юкса бозыла­чаклар. Шуңа күрә, рас­сол алмалар өстенә чы­гып торырлык итеп, йөк бастырырга һәм берничә көн дәвамында бүлмә тепмературасын­да тотарга. Алмалар рас­солны сеңдергән саен өстәп торырга кирәк. Әчү про­цессы башланганнан соң, савыт салкынча урынга куела. 1,5-2 айдан әлеге алыштыргысыз вита­минны табынга бирергә дә була.

Теләсәгез, алма­ларны баллырак итәргә дә мөмкин. Бу очракта 10 литр рассолга 300 гр бал яки 400 гр шикәр комы, 150 гр тоз салына.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев