Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кыяр тозлау рецепты

Җиңел, гади һәм бик тәмле рецепт!

500 гр. кыяр өчен кирәк булачак: 1 аш калагы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1 аш калагы 9 процентлы уксус, 4-5 теш сарымсак, 50 грамм үсемлек мае, укроп.

Әзерләү процессы:

1. Кыярларны җылымса су белән яхшылап юабыз. Очларын кисеп, яртылаш бүләбез. Ә аннан соң һәр 2 яртысын тагын 4 өлешкә бүләбез. Шул рәвешле, алар бик тиз маринадланачак һәм бер сәгатьтән соң ук өстәлне сусыл яшел төсе белән бизәячәкләр.

2. Туралган кыярларга тоз, шикәр комы сибәбез. Вак итеп туралган сарымсак салабыз. Укроп һәм башка тәмләткечләрне өстибез. Барысын да әйбәтләп болгатабыз.

3. 1 аш калагы 9 процентлы уксус өстәп, тагын болгатабыз. Уксус урынына лимон согы салырга мөмкин.

4. Үсемлек маен яхшылап җылытабыз (кайнап чыгарга тиеш түгел).

5. Кайнар майны кыяр өстенә салып яхшылап болгатабыз.

6. Кыярның өстен каплап бер сәгатькә суыткычка куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев