Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кычытканнан ризыклар (рецептлар)

Тавыклы кычыткан ашы; тузганак яфраклы, кузгалаклы салат.

Тавыклы кычыткан ашы

Кирәк булачак:  500 грамм тавык ите, 1 суган, 1 кишер, 1 бүлем сарымсак, 1әр бәйләм кычыткан, яшел суган һәм укроп, тоз, борыч.

Тавык итен пешереп, шулпасын сөзәргә. Башлы суганны, кишерне токмач шикелле турап, үсемлек маенда кыздырырга. Бәрәңгене әрчеп турарга һәм кайнап торган шулпага салырга. Кыздырылган суган белән кишерне өстәргә. Бер кисәк сарымсакны вак итеп турап салырга. Кычытканны юып, кайнап чыккан суда 1-2 минут тотып алырга. Яшел суган, укроп һәм кычытканны бергә турап, шулпага салырга. Кычытканлы тавык шулппасын 15 минут пешерергә.

Сөтле кычыткан ашы

Кирәк булачак:700 грамм су, 1 стакан сөт, 2 бәрәңге, 1 суган, 1 бәйләм кычыткан, 2 пешкән күкәй алына.

Бәрәңгене шакмаклап турап, кәстрүлдәге суга салып пешерергә. Тоз өстәргә. Суганны үсемлек маенда саргылт төскә кергәнче кыздырырга. Кычытканны юып, кайнап кына чыккан су салып, 1 минут тотарга һәм вак итеп турарга. Суган белән кычытканны бәрәңгеле шулпага салырга һәм 2-3 минуттан сөт өстәргә. Акрын утта пешерергә. Ашны тәлинкәгә бүлгәч, пешкән күкәйне урталай кисеп салырга, борыч сибәргә. 

Тузганак яфраклы, кузгалаклы салат

Кирәк булачак:1 кыяр, 3-4 редиска, 1 пешкән күкәй, 50шәр грамм тузганак яфрагы һәм кузгалак, укроп, 30 грамм каймак, 15 грамм майонез, тоз, борыч.

Тузганак яфракларын сабагыннан аерып алып, тозлы салкын суда берничә сәгать тотарга һәм чиста суда юарга. Тузганакны, редисканы һәм, кабыгыннан чистартып, кыярны турарга. Кузгалакны һәм укропны юып, вак итеп турыйсы. Барысын да салат савытына салырга. Каймакка майонез, тоз, кара борыч салып болгаткач, әзер салат өстенә салырга. Табынга чыгарыр алдыннан, болгатырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев