Күпьеллык чәчәкләрне күчереп утыртырга вакыт
Бакчачыларга киңәшләр.
Кашкарый (астра), флокс, дельфиниум, лилия һәм ландышны аерып утыртырга була. Тамырларның киселгән урыннарына агач көле сибәргә, яки сыек марганцовка эремәсенә тыгып алырга кирәк.
Чалмабаш (пион) чәчәкләрен аерырга уйласагыз, аларны күчереп утырту өчен хәзер яхшы вакыт.
Розаларның корыган чәчәкләрен, ботакларын кисеп, төбен йомшартыр чак.
Суганчадан үсә торган чәчәкләрне утыртырга онытмагыз. Кар суы белән тишелеп чыгып, иртә язда чәчәк ата торган крокус суганчалары өчен җир кардан тиз ачыла торган урынны сайласагыз яхшы булыр.
Газон үләне чәчәргә мөмкин. Август кояшы астында ул тиз үсеп китәр. Яңгыр да явып узса, газонны суперфосфат (1 квадрат метрга — 40-60 грамм) һәм калий сульфаты (25-30 грамм) белән тукландырырга ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев