Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Күкәйнең файдасы

Тавык күкәе – туклыклы һәм тәмле ризык. Аның сарысы аеруча файдалы.

Тавык күкәен кетәклектән алып кергән көнендә үк ашаганда күбрәк файдалы.

Күкәйне салкынча урында яисә тоз эчендә сакларга кирәк.

Күкәйнең сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, мине һәм тәнне ныгыта; күкрәкне, үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, сидек куыгы авырула­рын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.

Күкәйне ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга ки­рәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100 гә хәтле са­нарга кирәк. Шул чакта күкәй пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы — күкәйне сытып, суда яисә сөттә пешерү.

Тән пешкәндә чи күкәй сөртергә кирәк. Ул аны тиз төзәтә.

Табиблар өлкән яшьтә дә күз күремен саклау өчен көн саен 1 күкәй ашарга киңәш итә. Күкәй авылныкы булса, тагы да әйбәтрәк.

Файдалы киңәшләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев