Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кошларга ярдәм итик!

Бөҗәкләр белән туклана торган кошлар өчен кыш белән бергә авыр вакытлар да килә, чөнки елның бу вакытында алар бөҗәкләр таба алмый. Гомумән, кошларга ризык табу бик авырлаша, шуңа күрә аларның күбесе язга кадәр яши алмый. Безнең барыбызга да урамда, паркта, хәтта үз балконыбызда, тәрәзә артында кошларны ашату өчен җимлекләр кую турында уйланырга кирәк.

Сорау туа: кошларны, аерым алганда, песнәкләрне нәрсә белән тукландырырга соң?
1. Көнбагыш орлыклары
Кошларның иң яраткан азыкларының берсе. Шуны онытмаска кирәк: орлыклар тозсыз булырга тиеш.

2. Терлек мае
Кыш көне авылларда мал суялар, аннан калган майны күп кеше кая куярга белми. Кошларның гомерен саклап калыр өчен ул менә дигән ризык. Әгәр дә сез кошларны май белән тукландырырга уйласагыз, ул тозланмаган яки ысланмаган, борыч һәм башка тәмләткечләр кушылмаган булырга тиеш.

3. Тары
Кошлар өчен бу гадәти ризык. Әмма, песнәкләр өчен ул беренче урында түгел. Ә менә чыпчыклар, киресенчә, бу сары бөртекне бик яраталар.

4. Туралган алма
Песнәк алманы бик яратмый, шуңа күрә аларга мондый азыкны бик суык булмаганда гына ашатырга кирәк. Алманы вак кисәкләргә турау мөһим, кошлар аларны җиңелрәк ашый алсын өчен.

5. Пешкән йомырка
Йомырка белән тукландыру өчен, аны каты итеп пешерергә кирәк, аннары вак итеп турап бирәләр, яисә өстен генә чистарталар да, бау яки металл чыбык белән элеп куялар.

6. Атланмай
Барлык кечкенә кошлар өчен иң яхшы өстәмә ризык.

7. Төрле ярмалар

8. Эремчек

9. Кишер
Кошлар кыргыч аша чыгарылган кишерне яратып ашыйлар.

10. Икмәк
Башка нәрсә булмаганда, ипи валчыкларын да җим урынына кулланырга мөмкин.

Кошлар, бигрәк тә кышын, үзләрен ашатучыга бик тиз ияләшәләр. Шуңа күрә өйрәнелгән җимлекләрендә азык таба алмасалар, алар башка урынга азык эзләп китә. Бигрәк тә кичке якта һәм көчле салкыннарда ияләшкән җимлекләрендә азык булмаса, алар ач калырга һәм туңып үләргә мөмкиннәр. Шуңа күрә ризыкны даими рәвештә куярга кирәк, әгәр дә андый мөмкинлегегез юк икән, терлек мае элеп куярга тырышыгыз, ул тиз бетми һәм туклыклыгы буенча да югары.

Иң мөһиме — кошларга салкын кышта булышырга теләк булуы, аларны тәмле һәм файдалы тукландыру өчен һәрвакыт төрле вариантлар табарга мөмкин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев