Көнкүрештә кирәк булган файдалы киңәшләр
Әлеге киңәшләрне саклап куегыз.
Кер юганда сала торган кондиционер өй җыештырганда да менә дигән ярдәмче була ала. Ничекме? Тузан сөртә торган чүпрәкне кондиционерда чылатыгыз. Тузан кунган җиһазларны шул чүпрәк белән сөртеп чыгыгыз.
* * *
Ванна бүлмәсендәге һәм кухнядагы су килә торган ялтыравык краннарны балаларга массаж ясый торган май белән чистартырга була. Бу майда чылатылган чүпрәк белән сантехникадан тыш, металл өслекләрне дә ялтыратып була.
* * *
Тәннең черки тешләгән урыны кычытып торса, базилик сөрегез. Аның өчен базилик яфракларын кулда әвләгез дә, черки тешләгән урынга сөртегез. Дачадагы һәм өйләрдәге тәрәзә төпләренә базиликлы чүлмәк куйсагыз да, черки интектермәс.
* * *
Йорттагы пыяла керамик плитәләр өстендә майлы тапларны он ярдәмендә җиңел генә бетереп була. Майлы таплар өстенә он салып, бераздан йомшак чүпрәк белән сак кына сөртеп алырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев