Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кофеның файдасы һәм зыяны

Белгечләр көненә кофе эчүне 2 чынаяктан арттырмаска киңәш итә. ⠀

Файдалы яклары: ⠀

Кан йөрешен активлаштыра, кофе эчкәндә, баш мие кислород белән яхшырак тәэмин ителә, нәтиҗәдә, кешенең фикер йөртүе тизләшә;

Стресстан булыша. Кофе составында бәхет гормоны — серотонин бар һәм ул эмоциональ арудан саклый;

Кофеның чамасын белеп куллану авырулардан саклый (шикәр диабеты, бавыр авырулары, Альцгеймер авыруы, астмадан һ.б.);

Үт куыгында ташлар ясалуга киртә була;

Табигый кофе ашказаны өчен дә файдалы. Ул ашказаны согы бүленеп чыгуны көйли һәм азыкның яхшы үзләштерелүенә булыша.

Кофеның зыяны да булырга мөмкин:

Кофены артык күп эчү нерв системасына начар тәэсир итә, организмда агрессия туа һәм кәефнең начараюына китерә;

Гипертония, тахикардия һәм башка йөрәк авырулары вакытында кофе эчү пульсның ешаюына, кан басымының күтәрелүенә китерергә мөмкин;

Кофе организмнан В6, В1, кальций һәм башка микроэлементлар юдыртып чыгу сәләте бар. Әлеге эффектны киметү өчен, аны сөт белән эчү киңәш ителә.

Күп куллану физик бәйлелеккә китерергә мөмкин һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев