Киңәш сандыгы
Киңәш беркайчан да артык булмый. Һәр хуҗабикә үзенә кирәген сайлап алып, хәтер сандыгына салып куя ул.
Пешергәндә дөге ак булсын, таралып торсын дисәгез, пешергән суга 1 аш калагы серкә салыгыз. Әгәр кәстрүлегез кечкенә булса, әзрәк салырга кирәк.
Соусны каймак белән ясаганда аңа сөт кушыгыз. Шулай иткәндә каймак оемый.
Кибеттә сатыла торган мюслины өйдә дә ясап була. Солы ярмасына кипкән җимешләр, чикләвек, бал, май салып болгатабыз һәм 40 минутка духовкага куябыз. Вакыт-вакыты белән болгатып торырга онытмагыз. Аңа кефир яки йогурт салып ашарга була.
Кыздырганда кәбестә көрән төскә кермәсен дисәгез, аны вак итеп турап, өстенә кайнар су коегыз. Аннары түгеп, салкын су салыгыз. Тиз ген сыгып алыгыз да табага салыгыз.
Соус ясаганда рецептта күрсәтелгән ак шәраб юк икән, аз гына серкәдә ике шакмак шикәрне эретегез дә аны ак шәраб урынына кулланыгыз.
Озак вакыт ачык торган томат пастасының өстендә күгәрек барлыкка килмәсен өчен аның капкачына коры гәрчич сөртергә кирәк.
Чөгендер тизрәк пешсен өчен аны бер сәгать пешереп, 10 минутка салкын суга салырга кирәк.
Майонезны өйдә буягычларсыз һәм химиясез ясарга була. Каймакка бер чәй кашыгы гәрчич һәм уылган пешкән йомырка сарысы кушабыз.
Бәрәңге һәм макарон пешкән суны түкмәгез. Аны суытып, гөлләрегезгә сибегез. Менә дигән тукландыру була. Бары тик суда тоз булырга тиеш түгеллеген генә онытмагыз.
Куллардан яшелчә һәм җиләк-җимеш тапларын бетерү өчен чи бәрәңгене урталай кисегез һәм кулларыгызга сөртегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев