Карабодайдан кәтлит рецепты
Сез дә, кеше ала, дип, карабодайны капчыклап алдыгызмы, әллә килолапмы?
Күпләп алган булсагыз, аны хәзер нишләтергә икән дип уйлыйсызмы? Ə без ярдәм итергә булдык әле. Сезгә карабодайдан кәтлит рецептын тәгъдим итәбез. Моның өчен ярты кг тавык итеннән фарш, 1 стакан карабодай боткасы, 1 йомырка, 1-2 суган, 1 телем ипи кисәге, тоз, борыч кирәк була. Ипине сөттә җебетәбез. Барысын бергә кушабыз. Кәтлитләр ясап, үсемлек мае салынган табада кыздырабыз. Менә сезгә җиңел һәм бик тәмле кәтлит әзер дә.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев