Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кайчан нәрсә чәчәргә?

Бакчага әзер үсентесен утырту өчен тәрәзә төбендәге савытларга орлык чәчкәндә, ай фазаларына игътибар итегез.

Яңа ай туган вакыт орлык чәчү, үсентеләрне күчереп утырту өчен кулай түгел. Аның каравы, куакларны кисү, корткычларга каршы чаралар күрү өчен яхшы.

Яңа ай арта, тулылана барганда чөгендер, кишер, торма, шалкан орлыкларын чәчәләр, үсентеләрне ачык туфракка күчерергә була. 

Күктә тулы ай күргәч, орлык чәчми, үсентеләрне күчерми тору әйбәтрәк.

Ай кимүгә таба барганда чәчсәң, тамыразыклар яхшы үсәчәк.

Үсенте өчен орлыкны хәзер чәчәргә теләсәгез, исегездә тотыгыз: 23 февральгә кадәр — ай арта, 24ендә — тулы ай, 25-29 февральдә — ай кими. 

Кышның соңгы аенда баклажан, ачы һәм татлы борыч, помидор орлыклары чәчәргә була. Февраль азагы, март башы — бакча җиләге орлыгын чәчү өчен дә әйбәт вакыт, әмма ул шактый мәшәкатьле эш.

Баклажанны февраль урталарыннан башлап ай азагына кадәр чәчәләр. Май азагында —теплицага, ә июнь аенда, кыраулар төшми башлагач, бакчага күчереп утыртырга ярый. 

Бакчадагы ачык туфракта үстереләсе ачы һәм татлы борыч орлыгын март урталарында гына чәчсәң дә була. Ике-өч чын яфрагы чыккач, аерым савытларга күчерелә, ә июнь уртасында — бакчага. 

Уртача һәм соң өлгерә торган помидор орлыгын февраль азагында чәчәләр. 

Тишелеп чыгып, ике ай үскәннән соң бакчага күчерү өчен, кәбестә орлыгын да февраль азагында чәчәргә кирәк.

Кыярны теплицада үстергән очракта, орлыгы — апрель уртасында; ә кыяр үсентесен турыдан-туры бакчага күчерү өчен, орлык апрель азагында яки майның беренче ун көнендә чәчелә.

Кишер орлыгын (тигез төшсен, артык куе булмасын өчен, орлыкны көл яки ком белән аралаштыралар) апрель уртасы узгач та бакчага утыртырга була (әзерләнгән түтәл өстенә пленка тарттырыла), ә турыдан-туры түтәлгә утырту өчен уңайлы вакыт — май урталары.

Редисны теплицага — апрельнең урталары тирәсендә; ә өстенә пленка тарттырылган түтәлгә — апрельнең 20ләреннән соң, ачык түтәлгә май уртасында чәчәләр. Кемнәрдер әле сентябрьнең беренче ун көнендә дә редис орлыгы чәчә. 

Чөгендерне май урталарыннан башлап утырталар. 

Укроп, петрушка, кинза орыкларын — май һәм июнь уртасында.

Февраль — бакчада һәм, шулай ук, өйдә үсә торган чәчәкләрне, гөлләрне утырту өчен дә әйбәт. Мәсәлән, хәзерге вакытта бакчачылар яратып үстерә торган петуния орлыгын февраль азагында, март башында чәчәләр. Гибрид сортлысын сайласагыз, анысы салкынга да, эссегә дә чыдамлы. Май урталарында аны бакчага күчереп утыртырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев