Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кәбестә тозлыйбыз (3 рецепт)

Тозлы кәбестә организмның стресска каршы торучанлыгын арттыра, матдәләр алмашын активлаштыра.

Алма белән кәбестә тозлау ысулы

Кирәк булачак: 1 литрлы банкага 600–700 грамм кәбестә, 2 яшел алма, 1 эре кишер, 2 дәфнә яфрагы, 2 хуш исле түгәрәк борыч, 2 канәфер, 4 түгәрәк кара борыч, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы.

Кәбестәне, саламлап, нәзек кенә итеп турыйбыз. Кишерне уртача зурлыктагы тишекле угыч аша чыгарабыз. Барысын да зур савытка тутырып, тоз һәм шикәр комы өстибез. Болгатабыз. Кәбестәнең суы чыксын өчен, 30 минут тотабыз. Алманы юып, 4–6 кисәккә бүләбез. Кишерле кәбестәне чиста банка төбенә тыгызлап салабыз. Хуш исле һәм кара борыч, дәфнә яфрагы, канәфер нормасының яртысын, берничә кисәк алма өстибез. Тагын кишерле кәбестә катламын, тәмләткечләрне, алма кисәкләрен урнаштырабыз, суы чыксын өчен, әйбәтләп тыгызлыйбыз. Банка өстенә капрон капкач куеп (япмаска), бүлмә температурасында 3 тәүлек тотабыз. Капкачны һәр көн саен ачып, һавасын чыгарабыз; агач таякчыкны банка төбенә кадәр төшереп, кәбестәне тишкәлибез. 4 нче көнне, банканы капкач белән каплап, суыткычка куябыз. 

Чөгендер белән кәбестә маринадлау

 

Кирәк булачак: 2 кг кәбестә, 1 эре кызыл чөгендер, 2 кишер, 2–3 тырнак сарымсак, 1 литр су, 120 грамм шикәр комы, 100 мл үсемлек мае, 150 мл 9 процентлы серкә, 2,5 аш калагы тоз, 4–5 түгәрәк борыч, 2–3 дәфнә яфрагы.

Кәбестәне саламлап яки шакмаклап турыйбыз. Кишер һәм чөгендерне юып чистартып, эре тишекле угыч аша чыгарабыз. Яшелчәләрне, барысын бергә болгатып, чиста банкаларга тутырабыз.

Маринад әзерлибез: кәстрүлгә су агызып, шикәр комы һәм тоз, дәфнә яфрагы һәм борыч салабыз. Утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыгар алдыннан үсемлек мае һәм серкә өстибез. Әйбәтләп болгаткач, уттан алабыз. Кайнар маринадны яшелчәле банкаларга агызабыз. Капкач белән каплап, суынганчы, бүлмә температурасында тотабыз. Банкаларны 24 сәгатькә суыткычка алып куябыз. Кетердәп торган искиткеч тәмле кәбестә әзер!

 

* * *

Кирәк булачак: 2 кг кәбестә, 2 кишер, 1 баш сарымсак, 2 аш калагы тоз, 100 гр шикәр комы, 200 гр сыек май, 100 гр уксус.

Кәбестә, кишер, сарымсакны туррга (угычтан чыгарырга), шул тоз,  шикәр комы, сыек май,  уксус салырга һәм яхшылап бутарга да 3 л банкага тыгызлап тутырырга. 1 көн өйдә тотарга. Аннары суыткычка куярга. Озак саклый алмаячаксыз, чонки бик тәмле ул, гаиләгез тиз ашап бетерер бу салат кебек тозлы кәбестәне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев