Кәбестә тозлау рецепты
Бу рецепт белән кетердәп торачак!
Кирәк булачак: 1 кәбестә, 1 уртача зурлыкта кишер, 3-4 тырнак сарымсак, 6-7 түгәрәк кара борыч, 2-3 канәфер, 1-2 лавр яфрагы.
Тозлык ясау өчен: 1,5 л су, 2 аш калагы тоз, 4 аш калагы шикәр комы, 0,5 стакан 9 %лы аш серкәсе.
3 литрлы банка төбенә сарымсак, тәмләткечләрне салырга. Кәбестәне ваклап тутырырга һәм өстенә кайнар су салырга. 10 минуттан суны түгәргә һәм тозлыкны салырга.
Тозлыкны ясау өчен 1,5 л суга 2 аш калагы тоз, 4 аш калагы шикәр комы кушып, кайнатырга. Кайнап чыккач, 0,5 стакан 9 %лы аш серкәсе салып болгатып, банкага салырга.
Бер-ике көндә кәбестә әзер була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев