Кабаклы, алмалы пудинг рецепты
Кабаклы, алмалы пудинг кибеттә сатыла торган пирожныйлар белән чагыштырганда, тәмле дә, файдалы да.
Бу пудинг өчен түбәндәге продукт кирәк: кабыгыннан чистартылган алма (100 грамм), кабак (100 грам), сөт (50 грамм), күкәй (1 данә), манный ярмасы (1 аш калагы), шикәр комы (1 аш калагы), ак май (20 грамм).
Кабыгыннан чистартылган кабакны нечкә генә итеп турап яки кыргычта уабыз. Шуны сөтле савытка салып, ярым әзер булганчы, акрын утта пешерәбез. Токмачлап туралган алма салабыз һәм кабак пешеп җиткәнче ут өстендә тотабыз. Болгата-болгата, акрынлап манный ярмасы өстәп, тагын 5 минут пешереп алабыз. Суынгач, күкәй салып тугланган шикәр комы өстибез һәм әйбәтләп болгатабыз. Формага салып, бик аз вакытка гына газ пиченә куябыз. Табынга ак май белән чыгарабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев