Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ит, помидор, тары ярмасы белән тутырылган борыч рецепты

Кирәк булачак: 8-10 данә татлы борыч, 500 грамм бозау ите, 3 данә помидор, 1 чеметем кызыл борыч, тәменә карап тоз, 1 бәйләм яшел суган (яки укроп, петрушка, кинза), 2 теш сарымсак, 7 аш кашыгы каймак, 100 грамм тары ярмасы, 2 аш кашыгы аджика, 4 аш кашыгы томат соусы.

Тары ярмасын юып, өстенә кайнар су агызабыз һәм 30 минут тотабыз (әчесе суга чыксын өчен). Шуннан соң суын саркытабыз. Борычларны юып, орлыкларыннан чистартабыз. Фаршка ваклап туралган помидор, яшел тәмләткечләр, тары ярмасы, тоз-борыч өстәп болгатабыз. Борычларга шушы катнашманы тутырабыз. Тутырылган борычларны калынрак төпле кәстрүлгә бер-берсенә тиеп торырлык итеп урнаштырабыз. Каймакка томат соусы һәм аджика өстәп болгатабыз да борычлар өстенә салабыз. Кирәк булса, тагын тоз өстибез. Кәстрүлне газга куеп, кайнап чыкканнан соң сүрән генә утта, капкачын ябып, 35-40 минут пешерәбез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев