Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Йортта куллану өчен файдалы киңәшләр

Бүлмәдә хуш ис килсен дисәгез, сүнгән электр лампочкасына берничә тамчы исле май тамызыгыз һәм аннан соң гына утны кабызыгыз.

Әгәр ботинкагыздан тир исе килә икән, эчен марганцовка эретмәсе белән сөртегез.

Кулдан сарымсак исе килгәндә, аны куе итеп ясалган кофе белән бетереп була.

Тозлы балык кискән пычактан килгән исне теләсә нинди май белән сөртеп бетерергә мөмкин.

Кулдагы майлы буяү исен бетерер өчен, юар алдыннан, бераз горчица салыгыз.

Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн кулланылмаган пакетлы чәй куеп йөрегез.

Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланыгыз. Аны торбага салыгыз һәм кайнар су белән юдыртып җибәрегез.

Кайчак кызынгач тиредә ак таплар барлыкка килә. Монардан котылу өчен гап-гади аш содасы кулланырга киңәш ителә. Аз гына соданы губкага салып, тәнегезнең агарган урыннарына тидерегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев